Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бәйрәм көннәрендә 12 татарстанлының гомере өзелгән
Бәйрәм көннәрендә 12 татарстанлының гомере өзелгән
(Казан, 5 гыйнвар, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бәйрәм көннәрендә - 31 декабрьдән 4 гыйнварга кадәрге чорда янгыннарда 12 татарстанлының гомере өзелгән. Алар барысы да исерек хәлдә булган.
Биш көндә республикада 76 янгын чыккан, 7 кеше зыян күргән, 70 кеше янгын хезмәте вәкилләре тарафыннан коткарылган. Бәйрәм көннәрендә янгын чыгуның төп сәбәбе - исерек хәлдә янгын белән сак эш итмәү. Шул рәвешле, 1 гыйнварда Әлмәттә яшәүче ике кеше янгын корбаны булган. Фаразларга караганда, алар Яңа елны каршылагач, исерек хәлдә сүндерелмәгән тәмәке белән йокыга киткән. Урын-җиргә ут капкач, фатир куе төтен белән тулган. Фатир хуҗабикәсе һәм кызы төтен белән агуланган. Апас районының Мазиково авында шәхси йортта чыккан янгында тагын бер хатын-кыз үлгән. Күршеләре әйтүенчә, өлкән яшьтәге йорт хуҗабикәсе спиртлы эчемлек кулланган һәм тәмәке тарткан, янгын килеп чыгуның сәбәбе дә шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз