news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйрәм көнендә Апаста ике юл-транспорт һәлакәте булган

Нәтиҗәдә өч кеше тән җәрәхәте ала.

(Апас, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Бәйрәм көнендә Апаста ике юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза җирле басма.

Кичке якларда Апас башында авария була. Иске Әнәле ягыннан килүче "Калина"га Апас эченнән чыгучы "Приора" юл бирми. Нәтиҗәдә өч кеше тән җәрәхәте ала. Аларга беренче ярдәм күрсәтелә. Машиналарга да сизелерлек зыян килә.

Шулай ук Свияжный бистәсендәге кибет буенда да "Шевроле" машинасы белән идарә итүче хатын-кыз игьтибарсызлыгы аркасында туктап торган машинага бәрелә. Юлларда сак булыгыз! Кагыйдәләрне төгәл үтәгез!

news_right_1
news_right_2
news_bot