news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйрәм атнасында Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 9 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән

Табиблар җәмәгать урыннарына 1130 тапкыр барган.

Бәйрәм атнасында Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 9 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 1-7 гыйнвар көннәрендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 9 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Табиблар җәмәгать урыннарына 1130 тапкыр барган.

Иң күп чакыру (7794) төрле авырулар уңаеннан килгән. Табибларны миокард инфаркы вакытында – 51, баш миендә кан әйләнеше бозылу очрагында 190 мәртәбә чакырганнар. Тулгагы кузгалган хатыннар янына табиблар 111 тапкыр килгән.

Бәхетсезлек очраклары булган урынга ашыгыч ярдәм табиблары 1145 тапкыр барган. Юл-транспорт һәлакәте булган урыннардан 26 чакыру килгән, аларда 31 кеше зыян күргән, 17се дәвалау учреждениеләренә китерелгән.

Янгын уңаеннан 17 чакыру килгән, аларда 2 кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot