news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйрәкә авылында комбайннарга техник карауны республика инспекторлары уздырды

“АгроМир” җәмгыяте базасында үзйөрешле комбайннарга техник тикшерү уздыру тәртибен өйрәнү буенча республика зона семинар-киңәшмәсе үтте.

(Ютазы, 15 июль,"Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы Бәйрәкә авылында комбайннарга техник карауны республика инспекторлары уздырды, дип яза район газетасы.

Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Актаныш, Сарман, Мөслим, Тукай, Баулы, Бөгелмә, Азнакай районнарыннан килгән дәүләт техник күзәтчелек органнары инспекторларын район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов, “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев сәламләде. Хуҗалыкның баш икътисадчысы Рамил Сафиуллин хезмәт коллективы тормышын саннарда һәм фактларда чагылдырды.

Республиканың Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелегендәге инспекторлар чараның гамәли өлешендә “АгроМир” җәмгыятенең ашлык комбайннары хәзерлеген тикшерде һәм аларда бер генә дә зур җитешсезлек табылмады.

Бәйрәкәлеләр кунакларга мәдәни программа да хәзерләгән иде – алар “Гөбәйдия” музей комплексында Ютазы җире тарихы белән якыннан танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot