Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бәйгенең беренче сайлап алу туры башлана
Бәйгенең беренче сайлап алу туры башлана
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Татар җырын башкаручыларның 2005 елда Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгына һәм Илһам Шакировка 70 яшь тулуга багышланган II Халыкара бәйгесенең беренче сайлап алу туры җәй айларында ук башланып китеп, бәйге шартлары буенча сайлап алу туры 15 декабрьгә кадәр дип билгеләнгән иде.
Инде менә шушы вакытка кадәр, бәйгедә катнашырга теләк белдереп, 95 гариза кабул ителгән. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең мәгълүмат үзәге хәбәрләренә караганда, анда Казаннан тыш, республиканың күп кенә шәһәрләреннән һәм районнарыннан, Башкортстаннан, Томски, Омски, Самара һәм Әстерхан калаларыннан, шулай ук Волгоградтан, Мәскәүдән, Тольяттидан, Оренбургтан, Пензадан, Киевтан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән гаризалар алынган. Шулай итеп, бәйгенең беренче сайлап алу туры бәйге дирекциясенә җибәрелгән аудио һәм видеоязмалар нигезендә 22-23 декабрь көннәрендә үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз