Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бәйгеләр укытучының абруен күтәрә – “Авыл укытучысы” бәйгесендә җиңүчеләр
“Авыл укытучысы-2016” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Авыл укытучысы-2016” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Бүген Казанда конкурсның төрле номинацияләрендә җиңгән ун укытучы бүләкләнәчәк. Шул уңайдан, “Татар-информ” агентлыгында бәйгене оештыручылар һәм өч җиңүче катнашында матбугат конференциясе үткәрелде.
Конкурс “Мәгариф” журналы редакциясе тарафыннан оештырыла. Аның максаты - авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җирлектә абруен күтәрү. Конкурсның партнерлары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның Мәгарифне үстерү институты.
Конкурска 100 дән артык эш кабул ителгән
“Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары – “Мәгариф” журналының директоры Сөмбел Таишева конкурска 100 дән артык эш кабул ителгәнен әйтте. Аларның 30ы икенче этапка үткәрелгән һәм сайтта бастырылган. “Без бу бәйге ярдәмендә авыл укытучыларының абруен күтәрергә телибез. Без үскән вакытта авыл укытучысы зур ихтирамга лаек кеше иде. Хәзер дә шулай булуын телибез”, - диде ул. Сөмбел Таишева авыл җирлегенең татар халкына күп кенә танылган шәхесләр бирүен һәм монда, әлбәттә, авыл укытучысының роле зур булуын билгеләп узды. “Бүген авыл укытучысы зур роль уйный. Алар милләтне саклап калу өчен тырыша”, - дип белдерде ул.
"Плагиат" системасы кире бора
“Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире, “Авыл укытучысы-2016” бәйгесенең жюри әгъзасы Мидхәт Садыйков укыту-тәрбия эше тар кысаларда булганлыктан, охшаш эшләр арасында сайлап алу кыенлык тудырганын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, иң яхшы эшләрне сайлап алуда плагиатка тикшерә торган система ярдәмгә килә. “Укытучылар Интернет челтәрендәге чыганаклардан файдаланса, система шундук күрсәтә. Шуңа кайбер эшләрне кире борырга туры килде. Андый очракларда без эшләрне үзгәртеп бирү өчен укытучыга кире кайтарабыз”, - диде ул.
“Мәгариф” журналы җаваплы сәркатибе Сания Әхмәтҗанова плагиат турындагы сүзгә кушылып, элек укытучылардан эшләр кабул ителгәндә, өстәмә әдәбиятны куллану тыелмавын шәрехләп үтте. “Ләкин иҗади конкурс булгач, укытучының хезмәтенең 80 процентын үзе язуы таләп ителә. Бәлки, бу катгый таләптер, ләкин конкурс та җитди. Укытучы кеше тәҗрибәсенә таянып түгел, ә үз тәҗрибәсеннән чыгып, үз фикерләрен җиткерә белергә тиеш. Әмма дә ләкин 100 дән артык эшнең 70 е сайтка эленгән икән, бу 30 эшнең барысы да плагиат дигән сүз түгел, чөнки конкурсның беренче этабында “Укытучы – компетент шәхес” дигән проблеманы яктыртып, үз мәктәбеңдәге бер проблеманы куеп, аның практик чишелеш юлларын тәкъдим итәргә кирәк иде. Кайбер укытучылар проблеманы ничек хәл итә алам дигән сорауга җавапны бирә алмаган. Бу очракта да укытучы икенче этапка уза алмады”, - дип аңлатты.
Мидхәт Садыйков бәйгедә татар теле, башлангыч сыйныф укытучыларының актив катнашуын билгеләп узды. Шулай ук, математика, биология, география, рус теле укытучылары да булган. Мидхәт әфәнде тагын бер мәсьәләгә игътибарны юнәлтте – кайбер районнардан бер мәктәптән 2-3 көчле укытучының эше килгән. “Аларның барысын да үткәрергә тырышсак та, берсен генә сайларга мәҗбүр булабыз. Бер мәктәптән 2 укытучыны уздырып булмый. Мәсәлән, Актаныштан 10 эш килде, без аның 4сен генә сайлап ала алдык. Моның өчен үпкәләмәсеннәр иде”, - дип белдерде.
Көчле мастер-класслар күрәсе килгән иде
Икенче этапка узган 30 эштән 10 эш сайлап алынган. Аларга инде мастер-класс күрсәтү биреме куелган. “Мастер-класс күрсәтү укытучыдан зур осталык сорый. Бәя биргәндә без Мәгарифне үстерү институты галимнәренә мөрәҗәгать иттек”, - диде Мидхәт Садыйков һәм мастер-класслар барышында күзәтелгән җитешсезлекләргә, “йомшак” сыйфатларга да тукталды. “Безнең бик көчле мастер-класслар күрәсе килгән иде. Гадәттә, укытучы, балаларның белемен күрсәтү өчен, ачык дәрескә җайлырак тема сайлый. Билгеле, андый вакытта һәр бала кулын күтәреп утыра. Бу юлы да күбрәк шулай уен формасында булды. Карап торырга рәхәт, әмма безнең укытучының авыррак теманы ничек ачуын күрәсе килгән иде. Бездә андый укытучылар күп, шуңа күрә нәтиҗәсен күрербез дип ышанасы килә”, - диде Мидхәт Садыйков һәм бәйгедә ир-атлар күбрәк катнашсын иде дигән теләк белдерде.
Бәйге безнең өчен мөһим
“Мастер-класс”лар буенча беренче урынны алган Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова мөгаллимнәрнең креатив фикер йөртүче шәхес тәрбияләргә омтылырга тиешлеген ассызыклады. Ә бу укытучыдан иҗадилык сорый, диде. Ландыш Әһлетдинова бәйгедә үзенең өченче тапкыр катнашуын әйтте. “Гади авыл укытучысына “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңүгә ирешүе авыррактыр. Шуңа күрә “Авыл укытучысы” бәйгесе безнең өчен мөһим”, - дип белдерде.
Икенче урынны яулаган Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипованың бәйгедә, шулай ук, өченче тапкыр катнашуы. “Конкурс оештырыла башлаганнан бирле бик күп эшләр кабул ителде. Авыл укытучылары мәкаләләрендә үзләрен борчыган мәсьәләләрне яктырты. Хөкүмәт җитәкчеләре дә шушы мәкаләләрне укып, авыл укытучыларының проблемалары белән танышсын иде”, - дигән теләктә калды Миләүшә Зарипова.
Алдагы ике конкурсанттан аермалы буларак, өченче урынга лаек булган Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Резидә Галимованың беренче мәртәбә катнашуы.
Матбугат очрашуы барышында авыл мәктәпләренең бүгенге хәле турында да сүз барды. Укытучылар авылларда мәктәпләрне япканчы, китапханә, балалар бакчасын бер түбә астына кертсәләр, яхшырак булыр иде дигән фикерен җиткерде. “Мәктәп бетсә, авыл да бетә”, - ди алар.
Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
“Балаларга мәхәббәт” номинациясендә җиңүче – Тукай районы Иске Дөреш башлангыч мәктәбе укытучысы Фәүзия Габсаматова;
“Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә җиңүче – Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Гасыймова;
“Белемнең көнкүрештәге чагылышы” номинациясендә җиңүче – Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы Вафия Кәримуллина;
“Активлык тарафдары” номинациясендә җиңүче – Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсирә Мулласалихова;
“Предметка мәхәббәт” номинациясендә җиңүче – Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы Дилбәр Фәхртдинова;
“Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә җиңүче – Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы Ленар Хәбибуллин;
“Җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә җиңүче – Биектау районы Суксу урта мәктәбенең география укытучысы Гөлнара Хәкимҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз