news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәясе 10 млн доллар чамасы булган Кандинский картинасын Казанда күргәзмәгә куйдылар

Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның Авангард коллекциясе оешуга 100 ел тулуга багышланган күргәзмә Заманча сәнгать галереясендә эшли.

Бәясе 10 млн доллар чамасы булган Кандинский картинасын Казанда күргәзмәгә куйдылар
Рамиль Гали

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Абстракционизм юнәлешенә нигез салучы Василий Кандинскийның танылган эше – 1913 елгы «Импровизация» картинасы Казанда тәкъдим ителә. Аның бәясе 10 млн доллардан артык дип санала.

«Казанда аны бик сирәк күрергә мөмкин. Бәясен картиналар сатыла торган антиквар сайттан белеп була. Әгәр базарда мондый эш барлыкка килсә, ул дистәләгән миллион доллар торачак», - дип аңлатты сәнгать белгече, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова.

«Көнбатыштагы музейларның экспонатларны сату мөмкинлеге бар. Тик, минемчә, бер генә музей да Кандинский картиналарын сатмаячак. Аның эшләре бәяләп бетергесез булса да, бәясе көн саен арта бара», - диде сәнгать белгече.

ХХ гасыр башындагы танылган рус рәссамнарының әсәрләре Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның ХХ гасыр башында авангард коллекциясендә тупланган. 

Кандинский эшләреннән тыш, биредә Родченко, Лентулов, Гончарова һәм башка бик күп күренекле сәнгать эшлеклеләре әсәрләрен күрергә мөмкин. Музей коллекциясе реалистик булмаган рус рәсем сәнгатенең символизм, кубизм, футуризм, примитивизм, абстракционизм һәм конструктив үсеше этапларын чагылдыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100