news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтентатар иҗтимагый үзәге резолюция кабул итә

БТИҮ Корылтаенда күпчелек делегатларның чыгышы татар милли хәрәкәтенең авыр хәлдә булуы турында иде.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге резолюция кабул итә
Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бөтентатар иҗтимагый үзәге резолюция кабул итүгә кереште.

Искәртеп үтик, бүген Казанның «Сәфәр» кунакханәсендә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XII корылтае уза. 10.00 сәгатьтән делегатлар фикер алышты. Барлыгы ике дистәдән артык делегат чыгыш ясады. Күпчелек делегатларның чыгышы татар милли хәрәкәтенең авыр хәлдә икәнлеге турында иде.

Резолюциягә керешер алдыннан Мәүлит Миңгалиев Бөтентатар иҗтимагый үзәге делегатларына зарланып түгел, конкрет тәкъдимнәр белән чыгыш ясарга өндәде.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге түбәндәге резолюцияне кабул итте.

Россия президенты Владимир Путинга халыкларның үзбилгеләнү хокукларын тәэмин итә торган кануннар кабул итү тәкъдиме белән чыгарга: төп халыкның үз җиренә, җир асты байлыкларына, туган телдә белем алырга, милли мәдниятне үстерү тарихын өйрәнергә хокуклары булырга тиеш, дип саный делегатлар.

Корылтай Татарстаннан сайланган РФ депутатларыннан «Төбәк телләре турында Европа хартиясен ратификациягә кертергә тәкъдим итәргә һәм РФ мәгариф һм фән министрыннан БДИны татарча бирүне рөхсәт иттерергә тиеш дигән карар тәкъдим ителде.

Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамәне Мәскәү белән Татарстан арасындагы табышны бүлүне 30:70 нисбәтеннән итеп кабул итәргә дигән пункт та керде.

Бу резолюция төп нигездә кабул ителде. Хәзер редакцион комиссия делегатларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, резолюцияне редакцияли башлады.

Моннан тыш Корылтай Татарстан Президентына мөрәҗәгать кабул итте. Анда түбәндәге таләпләр бар:

  • Балалар бакчасыннан югары уку йортына кадәрге татар мәгарифе системасын булдыру,
  • 1552 елда Казан алынганда һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл салу,
  • «Дәүләт телләре турындагы» канунның сакланышын таләп итү,
  • Казандагы спорт корылмаларының берсендә 1552 елга кадәрле шәһәр панорамасын булдыру,
  • Казанда Мөхәммәт ханга һәйкәл булдыру, шәһәргә кергән юлларда 4 ханга һәм каһарманга һәйкәл кую,
  • Яңа татар бистәсе зиратындагы вандаллык актын тикшерү белән җәмәгатьчелекне таныштырып барырга,
  • «Татарстан-24» каналындагы тапшыруларның 70 процентын татар телендә булуын тәкъдим итү,
  • Суд утырышларын татар телендә алып баруны тәэмин итү,
  • Латин графикасына күчү,
  • Тәүлек әйләнәсендә эшләүче татар телле федераль радио-телеканалны булдыруда ярдәм итү.

БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев шулай ук резюлюциягә татар телен Россиядә икенче дәүләт теле итү тәкъдиме кертеләчәген әйтте.

Мөрәҗәгатьтә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең хакимияткә оппозициядә булмавы турында әйтелә.

Делегатлар мөрәҗәгатькә үзгәрешләр тәкъдим итә башлады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100