news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәислегенә кандидатлар әлегә билгесез

БТИҮнең хәзерге рәисе Фәрит Зәкиев үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген белдерде.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәислегенә кандидатлар әлегә билгесез
Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов, Алсу Исмәгыйлева). Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XXII Корылтаенда үзәкнең яңа рәисе сайланачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә БТИҮнең хәзерге рәисе Фәрит Зәкиев әйтте.

Рәислеккә кемнәрнең дәгъва кылачагы әлегә билгесез, әмма алар булыр, дип уйлый Зәкиев. "Сез үз кандидатурагызны тәкъдим итәчәксезме?" дигән сорауга Зәкиев "Әйе" дип җавап бирде.

Казанның "Сәфәр" кунакханә комплексында уза торган Корылтай үз эшен дәвам итә. Әлегә делегатлар намазга бүленде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot