news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе: Россиядә татар телен икенче дәүләт теле итү кирәк

Фәрит Зәкиев фикеренчә, Россиядә татар телен икенче дәүләт теле итү телнең кулланылышын арттыруга этәргеч булыр иде.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе: Россиядә татар телен икенче дәүләт теле итү кирәк
Рамил Гали

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов, Алсу Исмәгыйлева). Бөтентатар иҗтимагый үзәге бүген Казанда уза торган Корылтаенда татар телен Россия Федерациясендә икенче дәүләт теле итү тәкъдиме белән чыгарга ниятли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев белдерде.

Зәкиев фикеренчә, Россиядә татар телен икенче дәүләт теле итү телнең кулланылышын арттыруга этәргеч булыр иде. "Татарларның 15-20 проценты гына Татарстанда яши. Алар да әле тулысынча татарча белми. Ә Россиядә яшәүче татарлар тулысынча ассимиляциягә кереп киткән, алар татарча бер сүз дә белми", - дип аңлатты проблеманы Фәрит Зәкиев.

Бу уңайдан ул Финляндияне мисал итеп китерде: "Финляндиядә ике дәүләт теле – фин һәм швед телләре. Анда швед кешесе дәүләт оешмасына килә һәм аңа швед телендә хезмәт күрсәтәләр". Татарстанда исә, Зәкиев фикеренчә, татар кешесе дәүләт оешмасына килеп, татарча мөрәҗәгать итә икән, аңа рус телендә хезмәт күрсәтәләр. 

БТИҮ рәисе фикеренчә, Россиядә татар теленә дәүләт теле статусы бирү мөмкин, чөнки, Конституция буенча, РФ - демократик, федератив дәүләт. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100