Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе итеп яңадан Фәрит Зәкиев сайланды
БТИҮ Корылтае "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XII Корылтаенда оешманың рәисе сайланды. Ул - Фәрит Зәкиев.
«Мондый заманда рәисне алыштырмаска» дигән тәкъдимне делегатлар алкышлап каршы алды. Рәисне пленумда сайларга дигән тәкъдим кабул ителмәде.
Делегатларның берсе - Мансур Садыйков устав бозылуы хакында белдерде. Үзәк уставы буенча пленум әгъзаларының 15 тән артмаска тиешлеген һәм корылтайның рәисне сайларга хакы булмавын, рәис сайлаганда альтернатив кандидатлар булырга тиешлеген белдерде. Мансур Садыйков Альтернатив кандидат итеп Айрат Хәтмулланы тәкъдим итте. «Эш бармый, оешмага яңа кешеләр килми. Моны калдырсак, без бурычларны үти алмыйбыз», - диде Мансур Садыйков, Фәрит Зәкиевкә ишарә итеп.
Делегатларның тавыш бирүе һәм тавышларны санау озакка сузылды. Делегатларның күпчелеге тавышларын Фәрит Зәкиевкә бирде. Тавышларны санау озакка сузылгач, Айрат Хәтмулла трибунага чыгып, Фәрит Зәкиев җиңгәнлеген белдерде.
Фәрит Зәкиевкә делегатларга ышаныч белдергән өчен рәхмәт белдерде. "Татар-информ" хәбәрчесенә ул үзенә каршы өч кенә кешенең тавыш биргәнлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз