news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Корылтаенда пленум әгъзалары һәм президиум әгъзалары сайланды

Пленумга милли хәрәкәттә актив булган 60 кандидат тәкъдим ителде.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XII Корылтаенда пленум әгъзалары һәм президиум әгъзалары сайланды.

Пленумга милли хәрәкәттә актив булган 60 кандидат тәкъдим ителде. Алар арасында Ринат Йосыпов, Ренат Нургали, Рифкать Җәлалов, Рафис Кашапов, Фәүзия Бәйрәмова бар.

«Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин үз теләге белән пленумга керүдән баш тартты. Аның баш тартуы кабул ителде. Аксубай делегатлары, үз кандидатларының кермәвен белдергәч, Айрат Хәтмулла алар файдасына үз урынннан баш тартты. Әмма аның баш тартуын утырышны алып баручы кабул итмәде. «Синнән самоотвод кабул итмим», - дип белдерде ул.

Ике делегатның каршы тавышы белән пленум расланды.

Пленум сайлангач, Мансур Садыйков устав буенча 15 кенә пленум әгъзасы булырга тиешлеген белдерде. Беркадәр бәхәсләшкәч, исемлектәге яшьләрнең пленум әгъзасы итеп расланганы, ә өлкән яшьтәгеләрнең резервта торачагы игълан ителде.

Президиумга 23 кеше тәкъдим ителде. Президиумга тәкъдим ителгән Габдуллаҗан Җәлалов үзе һәм хатыны Гөлфаниянең кандидатураларын алуларын белдерде. Гөлфания Җәлалова: «Калыйк дип сөйләштек бит» дисә дә, ул үз сүзендә калды. Президиумга керүдән Рифкать Кормаш һәм Наил Нәбиуллин да баш тартты.

1 кеше каршылыгы белән президиум расланды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot