Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтаена Уфада да әзерләнәләр
Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтаена Уфада да әзерләнәләр
(Уфа, 29 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзалары бүген Уфада үзләренең чираттагы утырышын үткәрде. Анда 2 апрельдә Казанда үтәчәк Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Рәшит Ягъфәров җитәкләгән канаты корылтаена әзерлек мәсьәләләре каралды.
Элегрәк хәбәр ителүенчә, Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең моңарчы Зәки Зәйнуллин җитәкләгән канаты корылтаенда да катнашып кайткан иде. Бүген Уфада үткән утырышта Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге идарәсенең кайбер әгъзалары бер корылтайда катнашкач, аның икенчесенә дә бару дөрес булырмы соң дигән сорау бирделәр. Бу чынлап та катлаулы мәсьәлә. Шуңа күрә дә киңәшмәдә катнашучылар бу хакта шактый озак фикер алышты. Ахыр чиктә алар Казанда 2 апрельдә үтәчәк корылтайда да катнашырга кирәк дигән фикергә килде. БР Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин әлеге мәсьәлә буенча сөйләшүгә йомгак ясап:«Безнең вәкилләр Рәшит Ягъфәров җитәкчелек иткән Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтаена да барырга тиеш, чөнки хакыйкатьне, бары тик төрле тарафларны да игътибар белән тыңлап кына табарга мөмкин», – дип белдерде. А. Гыйниятуллин сүзләренчә, киләчәктә Башкортстан татарлары Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең бербөтен булачагына өметләнә. Чөнки «Бөтентатар» дигән төшенчә үзе үк бөтенлекне, бердәмлекне аңлата. Казанда үтәчәк корылтайда Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре шушы фикерне алга сөреп чыгыш ясарга әзерләнә.
Бүгенге җыенда БР Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзалары апрель аенда Уфада, шулай ук Башкортстанның башка шәһәр һәм районнарында Габдулла Тукайга багышланган кичәләр оештыру һәм «Нәүрүз гүзәле» конкурсына әзерлек эшләре барышы хакында да сөйләште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз