news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Әдәби белем бирү проекты Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). «Җанлы классика» Фонды бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсын үткәрү турында игълан итте. Катнашучыларны теркәү проект сайтында бара https://youngreaders.ru/. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Балалар өчен зур күләмле әдәби белем бирү проекты Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруга, аларның күзаллавын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән барлык төбәкләрдә дә үткәрелә», - дип хәбәр итә аны оештыручылар.

Иҗади бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Аларга проза әсәрләреннән өзекләр укып, класс, мәктәп, район, төбәк һәм бөтенроссия турларында сайлап алуны уңышлы үтәргә кирәк.

Иң яхшылары «Артек» лагерында оештырылачак Бөтенроссия финалына җыела, ә иң сәләтләре Мәскәүдә Кызыл мәйданда чыгыш ясаячак. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен Б.Щукин исемендәге театр институтына ташламалы шартларда керү мөмкинлеге бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100