news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларында төбәкләрдән бер генә булса да вәкил булачак — Мәгариф һәм фән министрлыгы

Ведомство укучылар арасында уздырыласы олимпиада кагыйдәләрен үзгәртергә ниятли

 (Казан, 29 август, «Татар-информ»). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы укучылар арасында бөтенроссия олимпиадаларын уздыру кагыйдәләрен үзгәртмәкче була. Яңа кагыйдәләр буенча, бөтенроссия олимпиадаларының финалында төбәкләрдән бер генә булса да вәкил катнашырга тиеш. Бу хакта “Известия” гә министрлыктан хәбәр иттелгән.

Мәктәп олимпиадаларын 1967 нче елдан уздыралар, беренче олимпиада математика фәне буенча үткәрелгән булган. Бүген олимпиада 21 фән: математика, химия, физика, биология, информатика, география, астрономия, экология, әдәбият, икътисад, рус теле, чит тел (инглиз, француз, немец), тормыш иминлеген саклау (ОБЖ), тарих, хезмәт (технология), физик культура, хокук, җәмгыять белеме, дөнья сәнгате мәдәнияте һ.б. буенча көч сынашачак. Министрлыкта шулай ук, укучылар арасында соңгы вакытта популярлаша башлаган испан, кытай, итальян телләре буенча да олимпиада үткәрергә ниятләнгән.

Олимпиада берничә этаптан тора. Беренчесе — мәктәптә уза. Анда 5-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Аннан ярыш муниципаль дәрәҗәдә үткәрелә һәм анда 7-11 нче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен сынап карый ала. Шунардан соң төбәкара олимпиада этабы башлана. Бу этапта муниципаль дәрәҗәдә узган олимпиадаларда җиңү яулаган 9-11 нче сыйныф укучыларына катнашу мөмкинлеге бирелә. Финалга исә, үз төбәкләрендә иң югары дәрәҗәләргә ирешүчеләр һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән иң күп балл җыючылар чыга.

Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр җыйган баллар исәбе белән ачыклана. Дипломнар белән бүләкләнүчеләр саны исә ведомство билгеләгән квоталар күләмебелән исәпләнә. Җиңүчеләргә Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына бушлай укырга керү мөмкинлеге бирелә. Әмма олимпиада җиңү яулаган фән һәм югары уку йортының юнәлеше тәңгәл килергә тиеш. Шулай ук җиңүчеләргә Президент стипендиясе дә тапшырыла торган була.

Узган ел бөтенроссия олимпиадасында барлыгы 9,1 миллион укучы катнашкан. Шуларның 4 мең 487 сенә генә Россиянең бөтен төбәкләреннән җыелган укучылар олимпиадасының финал этабында сынау узган һәм бүләкләр тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100