news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларын оештыручыларның киңәшмәсе быел Казанда узачак

Анда 2015-2016 уку елында узган олимпиадалар нәтиҗәләре, шулай ук агымдагы уку елына планнар карала.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). 20-21 октябрьдә Казанда Бөтенроссия укучылар олимпиадаларын төбәкләрдә оештыручылар киҗәшмәгә җыела. Анда 2015-2016 уку елында уздырылган олимпиада нәтиҗәләре, шулай ук агымдагы уку елына планнар буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгының рәсми сайты.

Киңәшмәдә катнашучылар  укуда зур уңышларга ирешкән укучыларны ачыклауда тәҗрибә уртаклашачак. Пленар утырыш кысаларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү академиясе вәкилләре чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, «Сириус» Мәгариф үзәге эшчәнлеген презентацияләү, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге, Казан мәгариф оешмалары эшчәнлеге белән танышу планлаштырылган.

Киңәшмәдә хакимият төбәк органнары вәкилләре, төбәктә олимпиада оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы затлар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук педагоглар берлеге вәкилләре катнаша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100