Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтенроссия тыюлыклар һәм илкүләм парклар көне җитә
Бу көн 1997 елдан бирле билгеләнә
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). 11 гыйнвар - Бөтенроссия тыюлыклар һәм илкүләм парклар көне. Бу көн, Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды башлангычы белән, 1997 елдан бирле билгеләп үтелә. Илебездәге беренче дәүләт тыюлыгы дип Бурятиядә Байкал күленең төньяк-көнчыгыш ярында 1916 елда кеш аулау тыюлыгы буларак оешкан Баргузин (шушы исемдәге тау сырты битендә) биосфера тыюлыгы санала.
Татарстанда 137 гаектар гомуми мәйдандагы табигать тыюлыгы фондына 163 махсус сакланыла торган табигый территория керә, шул исәптән 160ы төбәк әһәмиятендә санала. Комплекслы профильле “Долгая Поляна” төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы чикләрен киңәйтү йөзеннән, былтыр аның территориясенә 4416,42 гектар җир кушу буенча проект эшләнгән.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың табигать заказниклары инспекторлары махсус саклаулыктагы урыннарда сирәк очрый торган хайван төрләре сакланышын һәм андагы сакланылыш режимы үтәлешен контрольда тоталар, дип искәртә. Узган 2011 елда, мәсәлән, табигатьне саклау законнарын бозуның 142 очрагы теркәлгән, рейдлар барышында 178 хилафлык табылган, шул исәптән браконьерлыкның 140 очрагы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз