news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия тикшерү эшләренең русча гына булуы аңлашылып бетми – министр урынбасары

"Бүген тәрҗемә дәреслекләренең статусы да аңлаешлы түгел", – ди Илдар Мөхәммәтов.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 4 нче сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләре киләсе елга кайсы телләрдә булачагы турындагы мәсьәлә әлегә хәл ителеп бетмәгән. Бу хакта Мөслимдә “Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" секциясенең пленар утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов белдерде.

Милли мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләргә тукталып, ул 64 дәреслекнең федераль исемлеккә кертелеп, тагын 49 дәреслекнең уңай бәяләмә алганын билгеләп узды. “Башка бер республиканың да федераль исемлеккә бу кадәр дәреслек керткәне юк әле”, – ди Илдар Мөхәммәтов.

Шулай да, аның әйтүенчә, милли мәгариф өлкәсендә алга таба да караласы мәсьәләләр дә бар.

“Тәрҗемә дәреслекләренең статусы, мәсәлән, бүгенге көндә әле аңлашылмый. Без аларның тәрҗемә хәлендә кабат федераль исемлеккә керергә тиешлеге белән бик үк килешеп бетмибез. Кызганычка каршы, бүген шундый таләп куела. Шулай ук, Бөтенроссия тикшерү эшләренең дә 4 нче сыйныфта русча гына үткәрелүе аңлашылып бетми. Бу турыда да киңәшәбез, фикерләшәбез. Киләсе елга ничек буласы билгесез”, – диде министр урынбасары.

Татарстанның вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзгә кушылып, бу мәсьәлә буенча Россия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан башта уңай караш булып, аннары тискәре җавап алынганлыгын әйтте. Энгель Фәттахов август конференциясенең пленар утырышында ясаячак докладында да Бөтенроссия тикшерү эшләре мәсьәләсе күтәреләчәген әйтте. Ул, шулай ук, 15 августта пленар утырышка Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов киләчәген хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100