Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын үткәрү өчен 5 млн сум тотылачак
Чараны быел 31 октябрьгә кадәр Казанда үткәрү планлаштырыла.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлназ Ойкина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын үткәрүгә тендер игълан итте һәм әлеге чарага 5 миллион сумга якын акча сарыф итәргә ниятли. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.
Чараны 2018 елның 31 октябренә кадәр Казанда үткәрү күздә тотыла. Съездда Россия субъектларыннан — 300, Татарстаннан — 400, шул исәптән Казаннан 200 кеше катнашыр дип көтелә.
Тендерда җиңүче съездны оештырырга, шулай ук транспорт мәсьәләсе, яшәү, туклану, мәдәни программа, чараны матбугатта яктырту һ.б. мәшәкатьләрне үз өстенә алырга тиеш.