news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия татар эшмәкәрләре Әлкидә Алинә Кабаева исемендәге комплекс белән танышты

Алинәнең әтисе Түбән Әлки авылыннан. Без, аның белән бергәләп, районыбызда уңайлы спорт мәйданчыгы булдырдык, диде район башлыгы.

(Әлки, 2 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенына килгән 750 делегат Әлки районы белән танышуын Алинә Кабаева исемендәге комплекстан башлады.

Кунакларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. "Бөтенроссия татар эшмәкәрләрен Әлки җирендә сәламләвем белән мин бик шат.  Бүген сез берникадәр дәрәҗәдә Әлки районы белән таныша алырсыз. Сез беренче булып аяк баскан бу бина - якташыбыз Алинә Кабаева исемендәге спорт комплексы. Алинәнең әтисе Түбән Әлки авылыннан. Без аның белән бергәләп, районыбызның үсеп килүче буынына шундый уңайлы спорт мәйданчыгы булдырдык",- диде район башлыгы.

Делегатларны шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров сәламләде. "Без бүген Татарстанның Әлки районында. Бу район үзенең төзелеше, яшәеше белән чын татар районы булып тора. Ул - бай традицияләр төбәге. Галимнәр Сабан туйларының нәкъ менә шушы районда бәйрәм ителә башлануын ачыклады. Аның тарихы бер гасыр элек башланган",- диде Ринат Закиров.

Ул шулай ук Әлки районында шәхси эшмәкәрлек, бигрәк тә аның авыл хуҗалыгы белән бәйле өлкәләре күп булуын әйтеп узды.

Делегатлар иртәнге чәйдән соң, балалар иҗат йорты әзерләгән кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән дә танышты.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенында  Россиянең 37 төбәгендәге татар авылларыннан, шул исәптән Татарстан районнарыннан  750  кеше – кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре  катнаша. Әлки районында алар татар авылларында эшмәкәрлекнең үсеше белән танышып, тәҗрибә уртаклашачак, эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге дә булачак.

Җыенда катнашучылар Татар Мулла авылындагы гаилә фермаларында, Түбән Әлкидә эшмәкәр Шәйхетдиновларның җитештерү базасында, Әхмәт авылында Фәнис Бакировның атлар фермасында булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100