news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия татар авыллары оешмасы призына хоккейчылар Киров өлкәсенә турнирга җыелачак

Ярышта Россиянең төрле төбәкләреннән спорт сөючеләр катнашачак.

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ"). 26 гыйнвар көнне Киров өлкәсендә "Россия татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы призына хоккей ярышлары булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Ярышта Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар көтелә. 
 
Дүртенче тапкыр үткәрелә торган турнир Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Урта Шөн авылында тантаналы төстә ачылачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot