news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы бүләгенә хоккей буенча Төбәкара ярышлар уза

Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе командалары катнаша.

 (Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ"). 28 гыйнвардә Киров өлкәсенең Урта Шөн авылында Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы бүләгенә икенче тапкыр хоккей буенча Төбәкара ярышлар узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты хәбәр итә.

ТНВ каналының мәгълүмати ярдәме белән чараны Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы; Киров өлкәсе татарларының төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты; Вятка Аланы хакимияте; Урта Шөн авылы хакимияте оештыра.

Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе командалары катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot