news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына иң зур делегация Башкортстаннан килә

Җыенда Башкортстан республикасыннан 65 татар эшкуары катнашачак.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына иң зур делегация Башкортстаннан килә
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 31 март — 2 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Иң зур делегация Башкортстан республикасыннан килер дип көтелә.

«Иң ерак төбәктән килгән делегация Ерак Көнчыгыштан булачак. Иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан киләчәк. Аннан 65 татар эшкуары катнашачак», — дип сөйләде матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot