Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә 90 ел тулды
Нурлатта сукырлар оешмасы 252 кешене берләштерә
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә - 90 ел. Бу вакыйгадан Нурлат җирле оешмасы да читтә калмады: ул үз әгъзаларын бәйрәм чарасына җыйды.
Бүген районның сукырлар оешмасы 252 кешене берләштерә. Үзләренең киңкырлылыклары белән алар сукырлар берләшмәсенең “Күрүчеләрдән калышмыйбыз” дигән беренче шигарьләрен тулысынча раслыйлар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вәкилләре район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын җиткерделәр. Котлауларга Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле бүлекчәсе рәисе Рифкать Гардиев та кушылды: ул Нурлат оешмасының социаль проблемаларны хәл итү җәһәтеннән иң яхшылардан булуын билгеләп узды, дип яза “Дуслык” басмасы.