Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтенроссия самбо көне аксубайлыларга уңыш китерде
Бу көннәрдә Казанда 2001-2002 елларда туган спортчылар арасында самбо буенча республика беренчелеге үтте.
(Аксубай, 4 декабрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары" , Ольга Макарова). Самбо көнендә Казанда 2004-2005 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Кубогына ярышлар үтте. Аксубай 3 нче мәктәбе укучысы Андрей Андреев алтын бүләккә ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шул мәктәптән Дмитрий Куклин да яхшы техника күрсәтте, ләкин баллар исәбеннән чыгып көндәше өченче урынга чыкты, ә Дима дүртенче булды.
Бу көннәрдә Казанда 2001-2002 елларда туган спортчылар арасында самбо буенча республика беренчелеге үтте. 2 нче Аксубай мәктәбеннән Никита Анисимов турнирда өченче урынны яулады. Җиңү шатлыгын спортчылар белән бергә тренер Александр Скворцов та бүлешә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз