Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтенроссия Сабан туе ат чабышында Татарстан Президенты призын Марий Эл егете алды
Татар токымлы атлар арасында беренчелекне үзенең аты белән 14 яшьлек Кайбыч егете алды.
(Мөслим районы, 3 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мөслимдәге XI Бөтенроссия авыл Сабан туендагы ат чабышында Татарстан Президенты кубогын һәм махсус бүләк, машинаны, Марий Эл Республикасыннан Александр Александров алды.
«Чабышка озак әзерләндек. Старт алдыннан дулкынландым. Бу — быел җиңгән икенче машина инде. Беренчесен Кайбыч районында алган идем», — диде өченче категория җайдагы Александр Александров.
Татар токымлы атлар арасында беренчелекне үзенең чабышкысы белән 14 яшьлек Рөстәм Каюмов аты алды.
«Ат чабышы белән якынча 7 яшьтән шөгыльләнә башладым. Җиңәргә өметләндем, ләкин бүген башка җайдакларны күргәч, каушап калдым. Аннан соң минем ат алга чыккач, ышаныч уянды, чаба алганын аңладым. Әзерләнгәндә андый курку юк иде. Яхшы ат миндә генә кебек иде. Җиңгәнемне финишка килгәч кенә аңладым», — дип тыйнак кына шатлыгы белән уртаклашты 14 яшьлек егет.
Әлеге минутларда Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе бара. Сабантуйда быел беренче тапкыр «Татар базары» дигән махсус сату нокталары, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабан туе тарихына багышланган күргәзмә эшли. Быел төп татар утарын Кукмара районы тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз