Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрне билгеләү тәртибе үзгәртелде
Финалга чыккан укучылар барысы да призер дип исәпләнәчәк.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасы финалы үткәрелмәячәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итте.
Министр Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру форматының үзгәрүе турында сөйләгән. Россиякүләм финалга чыккан төбәкләрдәге җиңүчеләр автомат рәвештә призерлар булып калачак. Аларга моның тиешле дипломнар тапшырылачак.
Укуларын дәвам иткән калган укучылар үз көчләрен 2021 елда сынаячак. Алар, мәктәп, муниципаль, төбәк этабында катнашмыйча, турыдан-туры финалда катнашу хокукына ия булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз