news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрне билгеләү тәртибе үзгәртелде

Финалга чыккан укучылар барысы да призер дип исәпләнәчәк.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасы финалы үткәрелмәячәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итте.

Министр Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру форматының үзгәрүе турында сөйләгән. Россиякүләм финалга чыккан төбәкләрдәге җиңүчеләр автомат рәвештә призерлар булып калачак. Аларга моның тиешле дипломнар тапшырылачак.

Укуларын дәвам иткән калган укучылар үз көчләрен 2021 елда сынаячак. Алар, мәктәп, муниципаль, төбәк этабында катнашмыйча, турыдан-туры финалда катнашу хокукына ия булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot