Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге: Россиядә бала табуны соңгарак күчерәләр
Яшьләрне күбрәк карьера ясау кызыксындыра, алар бәйсез булырга тели, ә бала аларның материаль статусын төшерә дип саный, ди Валерий Федоров.
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең генераль директоры Валерий Федоров Россия халкының ни өчен бала табуны кичектерүе турында сөйләгән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.
2016 елның гыйнвар-ноябрь айларында Россия Федерациясенең 44 субъектында үлүчеләр саны туучылар саныннан артып киткән, дип хәбәр итә Дәүләт статистика федераль хезмәте. Шуларның тугызында бу сан бер ярым тапкыр күбрәк. Бу мәгълүматка үз фикерен белдереп, Федоров хәзерге Россия җәмгыятенең бала табуга һәм ана статусына башкача карый башлаганын искәрткән.
Аның сүзләренчә, Россиядә барыбер ике балалы гаилә моделе саклана. Сораштырылган кешеләрнең яртысыннан артыгы шушы вариант өчен тавыш биргән. Күбрәк чыгымнар таләп итү сәбәпле, өч балалы гаиләне Россиянең азрак халкы хуплаган. 10 процент халык бер балалы гаиләне идеаль дип саный.
Федоров Россиядә бала табуны кичектерергә мәҗбүр итә торган сәбәпләрнең берсе дип матди проблемаларны атаган.
Статистика буенча россиялеләрнең 53 проценты бала табу матди хәлне начарайта дип саный. 44 процент халык моның белән килешми. Җәмгыять баланы соңрак табарга әзер дип саный ул.
“Бала тапканчы, кешеләр аякка басарга, карьера ясарга, әти-әниләреннән бәйсез булырга тели. Икенче яктан ир-атлар һәм хатын-кызлар җитди мөнәсәбәтләр корырга әзер түгел. Алар үзләре өчен яшәп калырга омтыла”, - дигән Федоров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз