news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге: халыкның Путинга ышанычы югары

Шулай ук ышаныч рейтингының беренче өчлегенә Дмитрий Медведев белән Сергей Шойгу да керә.

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге 2017 елның гыйнварында сораштырулар үткәргән. Нәтиҗәләр Россия халкының Президент Владимир Путинга ышанычының югары булуын күрсәтә, дип хәбәр итәләр үзәктә. Шулай ук бу мәгълүмат нигезендә дәүләт институтларының эшчәнлеге бәяләнгән, сәясәтчеләргә ышаныч, партияләрнең рейтинглары төзелгән. Бу хата ТАСС хәбәр итә.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, ил башлыгының эшчәнлеген хуплаучылар саны гыйнварда якынча 85 процент тәшкил иткән. Шулай итеп, 9-15 гыйнварда Президентның эшен 85,3 процент, ә ике атнадан 85,6 процент респондент югары бәяләгән.

Сәясәтчеләргә ышаныч рейтингинда Владимир Путин күрсәткече соңгы атна эчендә (23-29 гыйнвар көннәре) алдагы атнага караганда 3,1 процентка үскән (16-22 гыйнвар исәпләүләре буенча 51,4 проценттан, 54,3 процентка кадәр).

Ышаныч рейтингының беренче өчлегенә шулай ук Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев (18,2 процент) һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу (17,7 процент) керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100