news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия Кыш бабае Казанга килә һәм “Татар-информ”да матбугат конференциясе уздыра

НТВ телеканалыннан Бөтенроссия Кыш бабае һәм аның ярдәмче командасы Татарстан башкаласында 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр булачак.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 1 декабрьдә, 12.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Казанга Бөтенроссия Кыш бабае килүгә багышлана.

Матбугат конференциясендә Кыш бабай, шулай ук НТВ телекомпаниясе генераль директоры Алексей Земский, “ Квартирный вопрос” тапшыруын алып баручы Татьяна Грамон журналистлар сорауларына җавап бирәчәк. Матбугат конференциясендә шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов катнаша.

НТВ телеканалыннан Бөтенроссия Кыш бабае һәм аның ярдәмче командасы Татарстан башкаласында 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр булачак. Һәр елны үткәрелә торган “Кыш бабайның НТВ белән сәяхәте Яңа ел алды акциясе картасында Казан - 15нче шәһәр. Әлеге акциянең төп максаты – сәламәтлекләре чикле һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар белән очрашу.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100