Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Бөтенроссия җирле үзидарә советы” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге төбәк советына яңа рәис билгеләнде
Альберт Хәбибуллин бу вазифадагы вәкаләтләрне өч ел башкарачак
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Бөтенроссия җирле үзидарә советы” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге төбәк советы рәисе итеп ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сайлап куелды. Бүген әлеге мәсьәлә “Бөтенроссия җирле үзидарә советы” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең VII конференциясе көн тәртибенә кертелгән иде. Хисап-сайлау конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Искәртеп узабыз: Альберт Хәбибуллинга кадәр бу вазифаны Василий Логинов башкарган иде.
Василий Логинов шәрехләп үткәнчә, “Бөтенроссия җирле үзидарә советы” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы рәисе вазифасына Альберт Хәбибуллин кандидатурасы Татарстан төбәк бүлеге төбәк советының 2014 нче елның 30 нчы октябрендә кабул ителгән карары нигезендә тәкъдим ителгән. Татарстан төбәк бүлеге төбәк советы рәисе вәкаләтләре өч ел дәвам итәчәк.
Альберт Хәбибуллин үзенә күрсәтелгән зур ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде. “Минемчә, әлеге иҗтимагый оешма Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советының көндәше булып тормый, киресенчә, совет белән тыгызрак элемтәдә булып, җирле үзидарә проблемаларын бергәләп хәл итү өстендә эшләячәкбез”, - дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз