news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия халык санын алуда муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору эше алып барылмаячак

ТР парламентында “ТРда административ-территориаль, муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору, географик объектларның исемнәрен үзгәртүне туктатып тору турында” карар әзерләнә

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында “Татарстан Республикасында административ-территориаль һәм муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору, географик объектларның исемнәрен үзгәртүне туктатып тору турында” карар кабул итү хакындагы мәсьәләне карады.
Комитет рәисе Валентина Липужина сүзләренә караганда, әлеге мәсьәлә 2010 елда Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә күтәрелә. Административ-территориаль һәм муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору, географик объектларның исемнәрен үзгәртү халык санын алуга әзерлек һәм аны уздыру вакытында туктатып торыла.
Бу карар 2010 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Ягъни административ-территориаль һәм муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору, географик объектларның исемнәрен үзгәртү белән бәйле яңа документлар агымдагы елның 1 июньгә кадәр эшләнеп һәм кабул ителеп бетәргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot