news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли Шура Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты

Әлеге җаваплы чорда без һәрбер татарны, активистларны, иҗтимагый оешмаларны 2021 елда халык санын алуда актив катнашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, үзләренә ирекле волонтерлык вазыйфаларын йөкләргә өндибез, диелә мөрәҗәгатьтә.

Милли Шура Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура утырышында булачак Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

«Сан ягыннан илдәге икенче урынны алып торган халык буларак, татарлар бөек Ватаныбыз — Россия Федерациясенең социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында һәрчак лаеклы урын тота килде. Без халкыбызның дөньяга бөек галимнәр, язучылар, артистлар, спортчылар, сугыш һәм хезмәт геройлары бирүе белән хаклы төстә горурланабыз», — дигән юллар белән башлана Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткергән мөрәҗәгатьтә.

Алга таба Татарстанның Россия Федерациясенең туктаусыз үсештәге һәм инвестиция кертүчеләрдә кызыксыну уята торган, илнең барлык төбәкләре һәм чит илдәге хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырган субъектларның берсе булуы искәртелә.

«Халык санын алу — илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга… Әлеге җаваплы чорда без һәрбер татарны, активистларны, иҗтимагый оешмаларны 2021 елда халык санын алуда актив катнашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, үзләренә ирекле волонтерлык вазыйфаларын йөкләргә өндибез», — диелә мөрәҗәгатьтә.

«Без, территориаль, милли-дини яисә башка үзенчәлекләрне өстен куеп, башкача язылырга чакыру очраклары бар, дигән хәбәрләр алабыз. Шул сәбәпле халкыбызның бербөтенлеген какшату, аны төркемнәргә аеру куркынычы яный. Халык исәбен алу беренче тапкыр электрон форматта узачагын әйтеп китәргә кирәк. Һәрберебез өчен электрон рәвештәге халык санын алуда катнашу гаять мөһим.

Кайсы төбәктә яшәвебезгә һәм телнең нинди диалектында сөйләшүебезгә карамастан, без — бер халык. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек! — дип тәмамлана мөрәҗәгать.

Мөрәҗәгать, 25 гыйнварга кадәр эшләп бетерелеп, 25е халыкка җиткерелер диде Васил Шәйхразиев. Тулы текст белән «Интертат» сайтында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100