Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтенроссия халык санын алу буенча кайнар элемтә эшли башлады
Сорауларга махсус әзерлек узган 170ләп оператор җавап бирә.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык саны алу буенча кайнар элемтә эшли башлады.
Сорауларга махсус әзерлек узган 170ләп оператор җавап бирәчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте.
Шалтыратулар җанисәп беткәнче, 14 ноябрьгә кадәр, көн саен 9:00–21:00 сәгатьләрдә кабул ителә. Кызыксындырган сорауны 7(800)707-20-20 номерына шалтыратып бирергә була.
Бөтенроссия халык санын алу цифрлы технологияләр кулланып, 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы халык санын алуда Россия халкы электрон җанисәп кәгазен дәүләт хезмәтләре порталында үзләре дә тутыра ала.
Өйдән-өйгә йөргәндә халык санын алучылар Россиядә җитештерелгән планшет компьютерлар кулланачак. Шулай ук халык санын алуда җанисәп участокларында, шул исәптән күп функцияле үзәкләрдә катнашырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз