Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтенроссия халык исәбен алучыларга 1 июльгә кадәр эш өчен шартлар булдыру бурычы куелган
Казан шәһәрендә уполномоченныйлар һәм икътисадчылар гыйнварда, калган төр белгечләр сентябрьдән эшкә тотына
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 14-25 октябрьдә үткәреләчәк Бөтенроссия халык исәбен алу кампаниясенә әзерлек йөзеннән, Казан буенча уполномоченныйлар тарафыннан алдан ук оештыру планы төзелгән. Халык исәбен алучыга салыначак уртача эш нормасыннан чыгып, җәмгыясе 4366 кеше таләп итәләчәк дип фаразлана. Аерым алганда, шулардан 11 уполномоченный, 16 икътисадчы, 174 мөдир, 696 инструктор, 3469 исәп алучы кирәк булачак. Шәһәрдә уполномоченныйлар һәм икътисадчылар гыйнвардан, калган төр белгечләр сентябрьдән эшкә тотына, дип аңлатты дәүләт статистикасының Казан бүлегенннән Наталья Гатауллина.
Аның сүзләренчә, 1 июльгә кадәр халык исәбе алу һәм инструкторлык участоклары карамагына сакланыла торган эш бүлмәләре теркәү, аларның мебеле, элемтә чаралары, исәп алу участоклары автотранспорт белән тәэмин итү кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз