news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия гүзәллек форумында «Яшьләр – киләчәккә караш» темасына фикер алышканнар

«Гүзәллек – уңышның формуласы» секциясендә бүгенге мөселман ханымнары өчен генә түгел, Россиядә барлык хатын-кызлар өчен актуаль темалар күтәрелгән.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы башкаласы Уфада  VI Бөтенроссия гүзәллек форумында «Яшьләр – киләчәккә караш» темасына фикер алышканнар. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда психологлар, социологлар, язучылар, педагоглар, табиблар, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Липецк, Төмән, Кырым һәм Дагыстаннан килгән делегатлар, шул исәптән Россия Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар Җиһаншин, Кырым мөфтие урынбасары Әсәдуллах Баиров һ.б. катнашкан.

«Яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү: киләчәккә юл» (модераторы - Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены – Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Зәринә Газизова) секциясендә интернетның балаларга йогынтысы һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү хакында сүз барган.

«Гүзәллек – уңышның формуласы» (модераторы - «Аиша» журналы баш мөхәррире Гөлбикә Хайрльварина) секциясендә исә бүгенге мөселман ханымнары өчен генә түгел, Россиядә яшәүче барлык хатын-кызлар өчен дә актуаль темалар күтәрелгән. Кайсын сайларга: бәхетнеме әллә уңышнымы? Башкаларны илһамландыру өчен нишләргә? Эчке гармониягә ни рәвешле ирешергә? Әлеге һәм башка сораулар тыңлаучыларда зур кызыксыну уяткан.

Чараны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены – Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең «Гыйбадеррахман» иҗтимагый хәрәкәте һәм «Аиша» журналы белән берлектә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте оештырган. 

Форум тантаналы кичке аш белән тәмамланган. Анда чыгышлар, үзара фикер алышулар дәвам иткән, дини һәм иҗтимагый оешма активистлары бер-берсе белән танышкан, киләчәккә планнар билгеләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100