news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты КФУга герой-шагыйрь Муса Җәлил бюстын тапшырды

Сугыш каһарманы һәм татар сүз сәнгате остасы һәйкәле Казан федераль университетының төп корпусындагы ректор бакчасында урын алды.

 (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген Казан федераль университетының төп корпусындагы ректор бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлил бюсты ачылды. Әлеге вакыйга батырлык һәм гуманизм гәүдәләнеше буларак мәңгегә республика, ил тарихында кергән шәхес - Бөек Ватан сугышы каһарманы, татар сүз сәнгате остасы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап үткәрелде. Әлеге һәйкәл Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты һәм “Россиянең дан аллеясы” патриотик проекты җитәкчесе белән берлектә ачылды.

“Халкыбыз хәтере саклаган республикабыз, илебезнең мәшһүр улларының исемнәре буыннан-буынга тапшырыла, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Муса Җәлил – Патриот, Герой, Шагыйрь, Бөек Ватан сугышында Җиңү бәрабәренә батырларча көрәшеп, татар халкын һәм безнең илебезне таныткан Кеше. Ул анда, гестапо тоткынында да, шигырьләр язган, алар төрле телләргә тәрҗемә ителгән һәм ирексездән әсирлеккә төшкән кешеләргә бөек Җиңүебезгә өмет, ышаныч уятып, листовкалар рәвешендә кулдан-кулга тапшырылган. Дөнья Муса Җәлилне яхшы белә, ә Татарстан бөек улы белән горурлана”.

“Бүген, Советлар Союзы Герое, татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, Бөтенроссия юстиция дәүләт университеты “Россиянең дан аллеясы” патриотик проекты җитәкчесе белән берлектә Казан федераль университетына татар халкының бөек улы бюстын бүләк итә, - диде Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова. – Яшь буын үз геройларын, тыныч тормыш өчен кемгә рәхмәтле булуын белергә һәм үз тарихын онытмаска тиеш. Үткәннәрсез киләчәк тә юк. Тарихыбыз бозып күрсәтелгән вакытта, Украина баш күтәрүчеләр армиясе – алар геройлар, дип тәкрарланган заманда без үзебезнең тарихыбызны истән чыгармаска һәм ата-баба белән горурланырга тиешбез”, - дип аерым басым ясап әйтте әлеге тантананың шәрәфле кунагы.

Каһарман шагыйрь турында хәтер яңартырга РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, галимнәр, КФУ укытучылары һәм студентлары җыелган иде. Тантанада шулай ук Муса Җәлилнең гаиләсеннән кызы Чулпан Җәлилова һәм оныгы Татьяна Малышева да катнашты.

Бу уңайдан “Россиянең дан аллеясы” патриотик проекты авторы һәм җитәкчесе Михаил Сердюков та килгән иде. “Миңа татар халкының бөек улы Муса Җәлил һәйкәле ачылуга өлеш кертү бәхете насыйп булды. Коточкыч сугыш булды, һәм дөнья яхшылык белән явызлыкка бүленде. Муса Җәлил шигырьләре – фашизмга каршы прививка кебек. Безнең барыбыз өчен дә Муса Җәлил тормышы һәм батырлыгы – үз халкына һәм үз ватанына булган мәхәббәтнең иң ачык мисалы”, - диде ул.

Тантана азагында кунаклар герой-шагыйрь истәлегенә Казан федераль университетының ректор бакчасындагы Дан аллеясы буйлап мәңге яшел чыршылар утырттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100