news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе башлыгы вафат булды

Тәҗрибәле тренер һәм талантлы оештыручының билбау көрәшен үстерү һәм популярлаштыруга керткән өлеше бәяләп бетергесез

(Казан, 18 ноябрь, “Татар–информ”). Таиландта Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе президенты, Халыкара билбау спорт көрәше федерациясе башлыгы, грек–рим көрәше буенча Халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Риф Гайнанов вафат булды.
Бу хакта “Весь спорт” агентлыгына Россия Мультиспорт ассоциациясе генераль секретаре Алексей Кыласов хәбәр итте.
“Бу хакта без әле кичә генә белдек: 14 ноябрьдә, Таиландта ял иткән вакытта, Риф Фәтхелбаян улы Гайнанов якты дөнья белән хушлашты”, – диде Алексей Кыласов.
Кыласовның сүзләренә караганда, танылган көрәшче, тәҗрибәле тренер һәм талантлы оештыручының билбау көрәшен үстерү һәм популярлаштыруга керткән өлеше бәяләп бетергесез. “Россия Мультиспорт ассоциациясенең 20 ноябрьдә узачак еллык җыелышында без Риф Фәтхелбаян улын бер минут тынлык белән искә алачакбыз. Ул 21 ноябрьдә Мәскәүдә җирләнәчәк”, – диде А.Кыласов.
Риф Гайнанов 1958 елда туа. Әлмәттә физкультура техникумын, Мәскәүдә физкультура институтын тәмамлый. Грек–рим көрәше буенча Халыкара спорт мастеры. СССР һәм дөнья Кубоклары иясе. Россиянең атказанган тренеры. 1985–1992 елларда – грек–рим көрәше буенча СССР җыелма командасы өлкән тренеры. Күп еллар Россия Спорт көрәше федерациясе вице–президенты вазифасын башкара. 2003 елдан – Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе президенты.
Искәртеп узабыз, Риф Гайнанов октябрь аенда “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында Казанда булып киткән иде. Ул, аерым алганда, Көрәш сараенда узган билбау көрәше буенча Россия, БДБ һәм Балтыйк буе илләре Кубогын ябу тантанасында катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100