news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан, ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгать итә

Беренче сентябрь – һәрберебезнең язмышында онытылмас тәэсирләр калдырган истәлекле вакыйга, дип искәртә республика башлыгы

 (Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан, ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгать итә.

“Кадерле дуслар!

Барлык укучыларны, студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан, чын күңелдән тәбрик итәм.

Беренче сентябрь – һәрберебезнең язмышында онытылмас тәэсирләр калдырган истәлекле вакыйга. Бу көнне бала өчен иксез-чиксез гыйлем-мәгърифәт офыклары ачыла. Елдан-ел белемен арттыра килеп, тормышта ул беренче мөстәкыйль адымнарын атлый. Игелекле хезмәтләре аеруча югары бәяләнергә һәм хөрмәткә лаеклы укытучыларыбыз бу юлда укучы баланың игелекле остазы һәм ышанычлы ярдәмчесе булып тора.

Мәктәп еллары, студент чаклар, гадәттә, кеше күңелендә иң матур, иң якты хатирәләр калдыра. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, институт, университет аудиторияләренә беренче кат аяк басканда, һәркемне иҗади эзләнү һәм кабатланмас вакыйгалар бөтереп ала, без үзебезне зур һәм тату коллективның алыштыргысыз бер өлеше дип хис итә башлыйбыз. Нәкъ менә биредә күп кенә асыл сыйфатларыбыз формалаша, йөрәгебездә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре туа.

Хәзерге иҗтимагый һәм икътисадый чынбарлык мәгариф системасы алдында яңа таләпләр куя. Бүген республиканы яңарыш юлыннан үстерүгә йөз тотыла, шуңа да үз һөнәренең чын осталары булган, яхшылардан да яхшы дип бәяләнердәй белгечләр әзерләү төп бурычыбызга әйләнде. Шунысы шиксез: бүген беренче тапкыр парта артына утырган сабыйлар киләчәктә республикабызны ышанычлы рәвештә яңа югарылыкларга әйдәр. Моның өчен кирәкле барлык шартлар тудырыла: вакыты өчен иң камил техник җиһазлар белән тәэмин ителгән яңа уку йортлары ачыла, Татарстан мәгарифенең матди-техник базасы көннән-көн яхшыртыла, илебездә һәм чит илләрдә тупланган алдынгы тәҗрибәгә нигезләнеп эш алып барыла. Болар барысы да белем бирүнең сыйфатын тагын да күтәрергә ярдәм итәчәк.

Татарстанлыларның хәйрия чараларында ихластан теләп катнашуы, республика күләмендә уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә төрлечә булышлык күрсәтүе – гаять сөенечле күренеш.

Укытучылар һәм тәрбиячеләргә, профессорлар, югары уку йортлары мөгаллимнәренә әлеге күркәм бәйрәм көнендә хезмәтләрендә яңа казанышлар, ә барлык укучыларга гыйлем эстәүдә, иҗатта һәм спортта зур уңышлар, һәммәгезгә тынычлык, бәхет, игелек һәм иминлек телим!” – диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100