news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия авыл Сабан туеның ат чабышында җиңүчегә автомобиль бүләк иттеләр

"Шевроле-Нива" автомобиле губернаторның махсус бүләге.

(Курган өлкәсе, 14 июль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Курган өлкәсе Әлмән авылында узган Бөтенроссия авыл Сабан туеның ат чабышында җиңүчегә "Шевроле-Нива" автомобиле бүләк иттеләр.

Воронеждан Юрий Карташовның "Покой" кушаматлы аты беренче булып килде.

Ат чабышын губернатор белән бергә Татарстан Президенты да карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot