news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия авыл Сабан туе волонтерларына укырга кергәндә өстәмә баллар бирәләр

Бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итү өчен волонтерлар җыю дәвам итә.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә Х Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрүдә катнашкан волонтерларга  кайсыбер уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар биреләчәк. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

  • 2019 елда Камышлы районы территориясендә X Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Чара 29 июньгә планлаштырылган.

Самара өлкәсенең Камышлы районы хакимияте Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитетының яшьләр сәясәте бүлеге бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итү өчен волонтерлар җыя. Мәктәп яшендәге актив волонтерларга волонтерлык билетлары тапшырылачак, ул билетлар уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә, диелгән бу хәбәрдә.

Сабан туенда волонтер булып 14 яшь тулган һәм өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Барлык волонтерлар да экипировка, ашамлыклар, эчә торган су белән тәэмин ителәчәк. 

«Волонтерлар делегацияләрне озатып йөрүдә, чаралар үткәрү урыннарына озатуда, өләшү материалларын таратуда, автомобильләрне парковкалаганда ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук чаралар үткәрү урыннарында кунакларга кая барасын аңлатуда ярдәм итәчәк», - дигән бүлек мөдире Рөстәм Шәфигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100