news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә «Кемнең татар буласы килә?» уены узды

18 октябрьдә үткән уен “Татар ризыклары”на багышланды.

(Сочи, 18 октябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең «Youth Expo. Россия төбәкләре» күргәзмәсе кысаларында Татарстан мәйданчыгында «Кемнең татар буласы килә?» уены узды. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 30га якын делегат катнашты.

Бәйгедә катнашучыларны башта берничә татар сүзе белән таныштырдылар. Аннан соң Татарстан турындагы сорауга җавап бирергә кирәк иде. Уен “Татар ризыклары”на багышланды. Чарада катнашучылар гөбәдия эченә нәрсәләр салынганын, “корт”ның нәрсә икәнен белделәр. Һәр дөрес җавап өчен катнашучыларга Татарстаннан кечкенә бүләк – чәк-чәк бирелде.

«Мин Хабаровск краенда тудым, әмма минем тамырларым Оренбург өлкәсенә барып тоташа, нәселебездә татарлар бар, – дип сөйли уенда катнашучы Татьяна Архипова. – Уенда мин күп мәгълүмат алдым, Татарстан яшьләренә тырышлыклары өчен рәхмәт – уеннан барыбыз да канәгать калдык».

XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале Сочида 14 октябрьдә башланды һәм 22 октябрьдә төгәлләнәчәк. Анда дөньяның 180 иленнән 20 меңгә якын яшьләр катнаша. Алар югары дәрәҗәдәге спикерлар белән кешелекнең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Татарстаннан фестивальдә 200 вәкил һәм 180 волонтер катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100