news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья "Татарча диктант" һәм "Акыл Фабрикасы" - бер көнне

25 ноябрьдә “Татарча диктант” акциясеннән соң «Татар телен яңача укыту» темасына багышланган «Акыл фабрикасы» узачак.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). 25 ноябрьдә 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак. “Татарча диктант”тан соң «Татар телен яңача укыту» темасына багышланган «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең 2 көне узачак. Темасы – «Татар мәктәбе үсешенә 100 идея». Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарча диктант" акциясенең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

"Татарча диктант" 9 илдә һәм 20 төбәктә узачак: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Саратов, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗан.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек язачаклар.

Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” түбәндәге адреслар буенча узачак:

1.Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
2.КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
3.КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
4.Казан милли тикшеренү технология университеты (Карла Маркса урамы 72, Б103)
5.Казан дәүләт энергетика университеты (Красносельская ур. 51)
Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Сайтка сылтама - http://diktant.tatar
Социаль челтәрләргә сылтама: https://vk.com/tatdiktant

 “Татарча диктант” акциясеннән соң «Татар телен яңача укыту» темасына багышланган «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең 2 көне узачак. Темасы – «Татар мәктәбе үсешенә 100 идея». Чарада берничә ай дәвам иткән тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен яктырту, дөнья тәҗрибәсен истә тотып, татар мәктәбенең киләчәге турында сөйләшү, идеаль татар мәктәбе һәм, гомумән, төрле модельлар булдыру көтелә.

«Акыл фабрикасы» ми давылы, киң җәмәгатьчелекнең тәкъдимнәре нигезендә киләчәк татар мәктәбе концепциясен тәкъдим итү белән тәмамланачак. Чарада татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, галимнәр һәм студентлар катнашачак.

Социолингвист, Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системаларын өйрәнүче галим – Эктор Алос-и-Фонт дөньяда төбәк телләрдә белем бирү тәҗрибәсе турында сөйлиячәк; Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының Тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гибатдинов һәм мәктәп директорлары Татарстан тәҗрибәсе белән таныштырачак.

Мәктәпне оештыруның уңышлы тәҗрибәләре белән Казан шәһәренең 4 гимназия-интернат укытучысы Искәндәр Набиуллин һәм «Бала-сити» халыкара мультилингваль мәктәбе директоры Альбина Насырова бүлешәчәк; мәктәптә креатив пространство булдыру белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Нәбиуллина таныштырып китәчәк. Чыгышларын укудан буш вакытка, проектлар эшчәнлегенә Казанның 2 нче лицей-интернаты һәм алдынгы сәләтләрен күрсәткән балалар өчен «СОлНЦе» интернат-мәктәбе вәкилләре багышлыячак, фәннәрне укытуда яңа форматлар, дәресләргә күзәтүне исә инженер лицееның директор урынбасары Индир Халиков ясаячак.

Мәктәп кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Икетеллелек ретроспективасы» темасына багышланган күргәзмә тәкъдим итәчәк.

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фин министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты.

Социаль челтәрләргә сылтама:

https://vk.com/akilfabrikasi
https://www.facebook.com/akilfabrikasi

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100