news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья «Татарча диктант» чарасы 10-12 сентябрьдә була

Татарстан катнашучылары диктантны Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза, Россия регионнарыннан катнашучыларга Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек тәкъдим ителә.

Бөтендөнья «Татарча диктант» чарасы 10-12 сентябрьдә була
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучыларга диктант язу өчен төп көн 10 сентябрь була, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар диктантны 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза.

Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза. Россия регионнарыннан катнашучыларга татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек тәкъдим ителә.

Диктант язуның трансляциясе «Татарстан Яңа Гасыр-Татарстан» һәм «Татарстан Яңа Гасыр-Планета» каналларыннан күрсәтелә. Ул Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә башлана. Телевизион трансляциядән тыш, диктантны Россия регионнарында, чит илләрдә һәм Татарстан районнарында иҗтимагый берлекләр оештырган мәйданчыкларда язарга мөмкин була. 

Шулай ук беренче тапкыр диктантны http://diktant.tatar/.сайтында турыдан-туры клавиатурадан язу мөмкинлеге дә оештырыла. Монда текстны тикшерергә дә җибәрергә була.

Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче татар теле филологлары әзерли. Аны татар теле филологлары, профессорлар, филология фәннәре докторлары тикшерә. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar рәсим сайтында урнаштырыла.

«Татарча диктант» быел алтынчы тапкыр уза, анда теләге булган һәркем катнаша ала, чара түләүсез һәм ирекле. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм дөньяда берьюлы уздырыла. Чарада, яшенә, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә һәм кызыксынуларына бәйле булмастан, теләге булганнарның барысы да катнаша ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100