news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумының резолюциясе кабул ителде

Делегатлар резолюцияне бертавыштан кабул итте, бер делегат кына битараф иде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының резолюциясе кабул ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы резолюция кабул итте. Делегатлар резолюцияне бертавыштан кабул итте, бер генә битараф бар иде.

"Татар-информ" тавыш бирү алдыннан делегатларга таратылган резолюция проекты белән таныштыра. Проектка өстәмәләр кертелергә мөмкин.

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы резолюциясе

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә йөздән артык оешманы берләштерә. VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда меңнән артык делегатны бергә җыйды. Форум кысаларында проект секцияләре, дискуссия мәйданчыклары, лекцияләр һәм фестивальләр узды. Биредә заманча тенденцияләр буенча фикер алышулар, татар яшьләренең заман таләпләренә туры килүче проблемалары һәм перспективалы юнәлешләре буенча фикер алышулар булды. Милли йолаларны һәм гореф- гадәтләрне саклау тәҗрибәсе, аларның бүгенге яшьләр мәдәнияте белән гармонияле яшәеше күрсәтелде.

VIII Бөтендөнья татар яшьләре Форумы делегатлары күпсанлы фикер алышулардан соң нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне билгеләп үтәләр:

-татар яшьләре хәрәкәтенең динамик үсешен танып, аның милли гореф-гадәтләрне саклап калуга, Татарстан Республикасында һәм аннан читтә мәдәни күптөрлелекне популярлаштыруга уңай йогынтысын билгеләп үтәбез;
-«Акыл фабрикасы» мәгариф-гамәли мәктәбен, «Татарстанның яшь илчеләре» проектын, «Татарча диктант» бөтендөнья акциясен уздыру практикасын уңай бәялибез һәм үткәрү географиясен киңәйтергә чакырабыз;
- татар телен туган тел буларак өйрәнүнең һичшиксез кирәклеген һәм әһәми¬ятен билгеләп үтәбез, Россия Федерациясе Конституциясендә һәм «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы законда теркәлгән гражданнарның тел хокукларын тормышка ашыруда дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә көчләрне берләштерүнең кирәклеген билгелибез;
-татар мәдәни мирас объектларын (музыка, театр, кино, әдәбият) саклап калу буенча онлайн-проектлар булдыруны һәм танытуны өстенлекле юнәлешләр дип саныйбыз;
-телне, мәдәниятне, татар халкының тарихын өйрәнү буенча яшьләрдә һәм балаларда кызыксынуны арттыру буенча эшчәнлекне (конкурслар, фондлар, курслар, уку-укыту, Татарстанга сәфәрләр кылу, лагерьлар һ.б.) киң җәелдерергә тәкъдим итәбез.

Глобализация шартларында халыкларның дөньяны баетып торучы мәдәни үзенчәлекләре югала бару куркынычы арта. Шул ук вакытта чикләрне танымаучы заманча мультимедиа технологияләре белән туган телне, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау буенча тырышлыкларны берләштерүче яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.

Без Бөтендөнья татар яшьләре форумы сафларында яңа әгъзалар урын алуын хуплыйбыз һәм Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә яшьләр оешмаларын булдыру практикасын дәвам итәргә кирәк дип саныйбыз.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары башкарылган эш нәтиҗәсендә түбәндәге фикергә килде:

1. Россия Федерациясе субъектларында татар мәктәпләрен, татар сыйныфларын ачу процессына булышлык күрсәтергә.
2.Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнү мөмкинлеген тормышка ашыруга максималь рәвештә этәргеч ясарга.
3.Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына, Россия Федерациясенең әйдәп баручы югары уку йортларына, дистанцион укыту мөмкинлеге булган, киләчәктә ачык Татар университеты нигезен тәшкил итәчәк уртак татар онлайн белем бирү модульләре булдыру инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә.
4.Бөтенроссия халык санын алуга багышланган альтернатив музыка концертлары, «Акыл фабрикасы» укыту-практик мәктәпләре кебек күчмә төрдә чаралар уздырырга.
5.ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык лекцияләр, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр, иҗат лабораторияләре, уеннар, квестлар, массакүләм мәгьлүмат чараларында язмалар оештырырга.
6.Россия Федерациясенең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә, Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә татар яшьләре оешмаларының һәм Бөтендөнья татар яшьләре Форумы вәкиллекләренең челтәрләрен киңәйтүдә булышлык күрсәтергә.
7.Татарстан Республикасы хөкүмәтенә татар яшьләре проектларына ярдәм йөзеннән максатчан грантлар булдыруны сорап мөрәҗәгать итәргә.
8.Казан мэриясеннән башкалада татар яшьләре мәдәни үзәген булдыруны сорарга.
9.Татар милли киеме көнен үткәрүне гамәлгә кертергә һәм яшьләр арасында уңышлы дип табылган проектларны киң танытуга ярдәм итәргә.
10.“Татар ата-аналары” берләшмәсе белән уртак проектларны гамәлгә кертергә, Татарстан Республикасы районынарында, шәһәрләрендә һәм РФ төбәкләрендә татар ата-аналар җәмгыятьләре челтәрен булдыруда ярдәм күрсәтергә.
11.Татар яшьләренең үзара аралшуы һәм уңышлы проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, шулай ук телне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны өйрәнү, татар халкының мәдәни мирасы һәм заманча проектларның иң яхшы үрнәкләре белән танышу өчен заманча челтәрле ресурсларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга.
12.Татарстан Республкасы иҗтимагый-сәяси тормышының төрле өлкәләрендә татар теленең кулланылышын мониторинглау буенча максатчан эш алып баруны дәвам итәргә.

  • 2 августта Казанның Корстон күңел ачу комплексында оешма җитәкчеләре, мәдәният һәм җәмгыять өлкәсендә эшләүчеләр катнашында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының тантаналы ачылышы булып узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100