news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумында дөньякүләм танылган астрофизик чыгыш ясады

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы пленар утырышы дәвам итә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумында дөньякүләм танылган астрофизик чыгыш ясады
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының өченче көнендә дөньякүләм танылган астрофизик, Россия фәннәр академиясе академигы, РФ дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Сюняев (Сүнәев) чыгыш ясады. Хәзерге вакытта форумда пленар утырыш бара.

  • Рәшит Сюняев (Сүнәев) – Россия фәннәр академиясенең космик тикшеренүләр институтында бүлек мөдире, АКШның Милли фәннәр академиясе әгъзасы, Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы, Татарстан һәм Башкортстан республикалары Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Мәскәү физика-техник институты профессоры. Германиядә Мюнхен шәһәрендә урнашкан Людвиг-Максимилиан университетының һәм Татарстанда Казан университетының шәрәфле профессоры.
  • Рәшит Сюняев1943 елның 1 мартында Ташкент шәһәрендә дөньяга килә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1966 елда Мәскәүнең физика-технология институтын «кызыл диплом» белән тәмамлагач академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый. Рәшит Сюняев хәзерге вакытта Россия фәннәр академиясенең югары энергия бүлеген җитәкли, Галәм тикшеренүләре институтының әйдәп баручы фән хезмәткәре булып эшли. Шулай ук ул Макс Планк Астрофизика институтының идарәче директоры да булып тора (Garhing, Германия).

Дөньякүләм танылган астрофизик Рәшит Сюняев чыгышы вакытында тормышыннан бер вакыйганы сөйләде. “Күп еллар дәвамында, яшь чакта, доктор диссертациясен яклагач, миңа төннәрен төрле республикаларда лекцияләр оештыручы кешеләр шалтырата иде. “Рәшит, менә шушындый космонавт Үзбәкстанга оча. Без сиңа барысын да бирәчәкбез, шулай ук син 6 сәгать дәвамында Ташкентта әти-әниеңне күрә алачаксың. Бар оч”, - диләр иде алар. Һәм мин, әлбәттә, ризалаша идем. Һәм шул сәбәпле елга берничә тапкыр Ташкентка оча идем. Әмма түләү бик авыр була иде, чөнки мин ниндидер астрономия турында лекция укырга бурычлы була идем. Миннән соң космонавт чыга иде дә “Күк йөзе шундый матур”, дип әйтә иде. Һәм бөтен зал аңа 2 сәгать кул чаба иде. Шуннан соң эш бетә иде дә без икенче өлкәгә оча идек”, - диде Рәшит Сюняев.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Рәшит Сюняевкә кул чабар өчен, барлык тамашачыларны аякка бастырды. “Татар халкының бик күп матур җырлары бар. Аны башкара белә торган артистларыбыз да, шигырь язучыларыбыз да күп. Иҗат ителгән шигырьләргә күп кенә көйләр язып, шул матур җырларны халыкка җиткерүчеләребез бар. Менә шушы җырлар арасында бер җырны аерып әйтәсем килә. Ул җыр “Мин яратам сине, Татарстан”, дип атала. Һәм ул җырда мондый сүзләр бар: “Тугайларың өчен яратам, Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен, Җәлилләрең өчен яратам”. Менә монда Рәшитләрең өчен яратам дип өстәргә кирәк”, - диде Васил Шәйхразиев.

  • 1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.
  • Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнаша. Форумда татар халкының телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның, милләтнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100