news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумына үзгәрешләр кертелде

IX чираттан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышы Иннополис университетында узды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумына үзгәрешләр кертелде
Абдул Фархан

(Казан, 25 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар яшьләре форумы утырышында Форум уставына үзгәрешләр кертелде. IX чираттан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышы Иннополис университетында узды.

Утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумының Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укуларына килгән яшьләр һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумын оешма буларак, республика статусыннан регионара оешма статусына күтәрү тәкъдиме кабул ителде. Форум алдына бу бурычны Васил Шәйхразиев куйды.

Форум рәисен дүрт елга һәм ике тапкыр гына сайлау мөмкинлеге турында тәкъдим кертелгән иде. Ләкин яшьләр рәисне дүрт елга сайлау мөмкинлеге белән ризалашмады. Рәиснең сигез ел гына эшли алу мөмкинлеге билгеләнде.

Уставтагы үзгәрешләр нигезендә рәисне съезд сайлаячак, ә урынбасарлар Совет тарафыннан сайланачак.

Утырышта Форумга Попечительләр советының ни дәрәҗәдә кирәклеге турында бәхәсләр барды. Нәтиҗәдә, Попечительләр Советы мәсьәләсе Форум утырышы резолюциясенә кертелде. Васил Шәйхразиев Попечительләр Советының максатлары һәм бурычлары мәсьәләсендә съездга кадәр уйлап бетерергә тәкъдим итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100