news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Рашат Якупов: "Татар интернетын энтузиастлар яшәтә"

"Һәрберебезнең татар теле үсешенә өлеш кертә ала", - ди татар яшьләре активисты.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Интернетта татар телле проектлар күпчелек очракта энтузиастлар тарафыннан барлыкка китерелә, әмма энтузиазм белән генә сакланып кала алмый, чөнки еллар үткән саен энтузиазм кими.  Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы, Казан шәһәренең 2нче санлы лицей-интернаты мөгаллиме,  "Википедия"не (интернеттагы ирекле энциклопедия - ред.) татар телендә алып барган шәхесләрнең берсе Рашат Якупов белдерде. 

"Мин үзем 2010нчы елларда татар Википедиясен тулыландыру өстендә актив эшләдем. Кызганыч, даими рәвештә бары тик энтузиазмга корылган эшне эшләп булмый. 3-4 ел элек мин бу эштән читләштем. Википедия бары тик энтузиастлар, үзләре теләк белдергән кешеләр көче белән генә үсә. Татар телендә эшләүче энтузиастлар бар әле. Эш дәвам итә", - диде Рашат Якупов.

Мөгаллим яшьләрнең татнет белән кызыксынуын арттыру юнәлешендә кулланган алымнары турында да әйтеп үтте. "Проектлы эш системасына нигезләнгән дәресләрдә мин укучыларыма шундый сорау куям - көндәлек тормышка куллана торган сайтлар, кушымталардан сез кайсын татар телендә күрергә теләр идегез? Шуннан укучылар, абый, татарча теге әйбер юк, бу әйбер юк, дия башлыйлар, фикерләшү китә. Әйдәгез алайса, без сезнең белән бу әйберне татарча эшләп карыйбыз, дип тәкъдим итәм. Бик кызыклы тәҗрибәләр килеп чыга. Шулай итеп, без укучылар көче белән проектлар эшләп карыйбыз. Алар аңа алына, үстерә һәм ниндидер нәтиҗәгә омтыла. Алар татар теленең кулланылыш даирәсен арттырып, яңа продукт барлыкка китерергә тырышлар. Мисал өчен, татар китапларын электрон форматта йөкләп алып, смартфонда уку мөмкинлеген бирә торган tat.kitap.ru сайтын булдырган идек, хәзер аны ясаган егет Иннополис университетында белем ала. Күптән түгел cihan.tatar сайтын булдырдык. Ләкин укучылар тарафыннан гына эшләнгән эш профессиональ түгел. Шулай да бу тәҗрибә һәрберебезнең татар теле үсешенә өлеш кертә алуын күрсәтә", - диде Рашат Якупов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100