news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставына үзгәрешләр кертелергә мөмкин

Бөтендөнья татар яшьләре форумының съездын үткәрү август аена билгеләнгән.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставына үзгәрешләр кертелергә мөмкин
Александр Эшкинин

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар яшьләре форумының август аенда уздырыласы съездында уставка үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар яшьләренең чираттан тыш советы утырышында билгеле булды.

Аерым алганда, устав буенча Форум рәисенең ничә тапкыр сайлана алуы, Совет әгъзаларының яше мәсьәләләре каралырга мөмкин. Совет әгъзалары тарафыннан Бөтендөнья татар яшьләре форумының яше өлкәнәеп барган активистларыннан Попечительләр советы оештыру тәкъдиме дә яңгырады.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының съездын үткәрү август аена билгеләнгән. Ләкин ул чираттан тыш булганга күрә, 2018 елда үткәрелгәнчә мең кешелек зур состав белән уздырылмаячак. Катнашучылар саны 120-150дән артмаячак.

Съездда Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе дә сайланачак. Бүген ул вазифага Тәбрис Яруллин тәкъдиме буенча Ленария Мөслимова сайланды.

Ленария Мөслимова Совет утырышына килгән утызлап әгъза һәм скайп аша катнашкан егермеләп әгъза алдында Форум рәисе вазифаларын кабул итеп алды.

  • Форум советы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазифаларыннан китүе турында гаризасын карау өчен җыелды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100